Хөрмәтле укучылар! Сезне 26 гыйнвар көнне 15.00 сәгатьтә китапханәнең Вконтактедагы төркемендә https://vk.com/bibl_chelny. узачак туры эфирга кушылырга чакырабыз. Очрашуның кунаклары – каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең оныгы һәм оныкчыгы. Шагыйрьнең оныгы – Татьяна Михайловна әнисе Чулпан һәм әбисе Әминәнең истәлекләре, балачагы турында хатирәләре белән уртаклашачак. Ул М.Җәлилнең туган көненә багышланган «Шагыйрь һәм моң» халыкара музыкаль-шигъри фестивальнең сәнгать җитәкчесе. Т. Малышева фестивальне оештыру, үткәрү һәм анда катнашучылар турында сөйләячәк. Әлеге фестивальнең бер катнашучысы, очрашуыбызның кунагы – Муса Җәлилнең оныкчыгы, яшь скрипкачы, күпсанлы халыкара бәйгеләр лауреаты, В.Спиваков Хәйрия фонды стипендианты Елизавета Малышева. Туры эфир барышында тамашачылар очрашу кунакларына үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак. |