Китапханәдә очрашу: кунагыбыз – Канеев Биләл Габдрахман улы (12+)

23 март көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, КАМАЗ төзелеше ударнигы, инженер Биләл Габдрахман улы Канеев белән очрашу узачак.  
Кайбер кешеләрне «аяклы энциклопедия» дип йөртәләр. Биләл Канеевны тулы хокук белән шулай атарга була – күп белгәне өчен генә түгел, ә Чаллы шәһәре Энциклопедиясенең төп авторы, аны булдыру эшендә башлап йөрүче булганы өчен дә. 
Б.Г.Канеев – танылган туган якны өйрәнүче, Түбән Кама туган якны өйрәнү хәрәкәте идарәсе әгъзасы. Туган якны өйрәнү тормышта аның төп эшенә әверелә. Ул татар энциклопедик сүзлеген әзерләүдә дә катнаша. Сүзлектә басылып чыккан 370 тән артык мәкаләнең нигезендә аның эшләре ята. 
Хәзерге көндә автокаланың 80 яшьлек юбилеен билгеләп үткән мактаулы гражданины әлеге зур күләмле хезмәтнең икенче басмасы өстендә эшли. 
Очрашуда Биләл Габдрахман улы Чаллы каласы төзелешенең үзенчәлекләре турында хатирәләре һәм туган якны өйрәнү буенча киләчәккә иҗади эш планнары белән уртаклашачак.

Белешмәләр өчен телефон: 70-12-52.

 

Поделиться: