Туры эфирда очрашу: кунак – Канеев Билал Габдрахман улы (12+)

23 март көнне КамАЗ төзелеше алдынгысы, Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины, инженер Билал Габдрахман улы Канеев белән кызыклы очрашу үтте. Очрашу шәһәр Үзәк китапханәсенең ВКонтактедагы төркемендә туры эфирда барды. 

Б.Г. Канеев – танылган туган якны өйрәнүче, Түбән Кама туган якны өйрәнүчеләр хәрәкәте идарәсе әгъзасы. Ул Чаллы шәһәренең энциклопедиясен булдыруда башлап йөрүче, аның төп авторы. Билал Канеев энциклопедиядәге мәкаләләрнең яртысын үзе язган, шул ук вакытта калган барлык мәкаләләрне берләштереп туплаган. Автор әлеге басманы булдыру тарихын сөйләде. Китапның электрон күчермәсе Россия Милли китапханәсе сайтында урнаштырылган. 
Очрашуда Билал Габдрахман улы Чаллы каласы төзелешенең үзенчәлекләре турында истәлекләре белән уртаклашты һәм туган якны өйрәнү буенча киләчәккә иҗади эш планнары турында сөйләде.  
80 яшьлек юбилеен билгеләп үткән автокаланың мактаулы гражданины бүгенге көндә әлеге күләмле хезмәтнең икенче басмасы өстендә эшли. Туган якны өйрәнү аның тормышында төп эшкә әйләнде.  

Туры эфирның видеоязмасы

 

Поделиться: