«Туган телнең көчен тоямын…» очрашу (6+)

31 мартта шәһәр үзәк китапханәсендә шагыйрь, «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры, «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган җәмгыятенең башкаручы директоры һәм Татарстан Республикасы журналистлар берлеге әгъзасы Раил Гатауллин белән иҗади очрашу узачак.
Әлеге кичә барышында «Әдәби марафон» проекты уңышлары, хәзерге заманның популяр язучылары һәм аларның иҗат үзенчәлекләре, перспективалар һәм татар телен саклау юллары, үсеп килүче буынның мәдәни тормышта катнашу мөмкинлекләре турында фикер алышу планлаштырыла. 

Бу очрашу бик бай һәм яшь буын өчен дә, тәҗрибәле кешеләр өчен дә онытылмас чара булыр дип ышанып калабыз. Үз идеяләрегезне үстерү буенча Раил Гатауллин тәҗрибәсеннән илһам алырга телисез икән — безнең очрашуга рәхим итегез!

Поделиться: