«Сәламәтлек» клубында табиб уролог белән очрашу (18+)

17 декабрь көнне шәһәр Үзәк китапханәсенең абонемент бүлегендә «Сәламәтлек» клубының чираттагы утырышы узды. Клублылар 8 нче шәһәр хастаханәсе табиб урологы Наталья Михайловна Сультеева белән очрашты. Чарада урология, лаборатор анализлар һәм тикшерү, дәвалауда хирургия ысулы куллану турындагы мәсьәләләр күтәрелде.

IMG_20191217_130522
IMG_20191217_131100
IMG_20191217_131119

Урология белән бәйле авыруларга барлык яшьтәге кешеләр дә дучар булырга мөмкин. Табиб бу чирләрнең килеп чыгу сәбәпләрен атады һәм катнашучыларны заманча медицинаның аларны җиңәргә ярдәм итә алуы, моның өчен бары тик авыруның дәваланырга һәм тулы тормыш белән яшәргә теләге  булу кирәклегенә инандырды. Ул бу авыруның төп билгеләре һәм аны дәвалау ысуллары турында сөйләде. Уролог Чаллы, Казан шәһәрләрендәге авыруларга комплекслы тикшеренү уздыручы, дару препаратлары билгеләүче, пациентларны тулысынча терелтергә ярдәм итә торган хирургия операцияләре ясаучы заманча медицина үзәкләрен һәм клиникаларны санап чыкты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: