Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән очрашу (12+)
Сәламәт тормыш рәвешен формалаштыру һәм зарарлы гадәтләрне кисәтү буенча «Сәламәт булу – ул стиль, яисә Тормыш яшәр өчен!» программасы кысаларында Үзәк китапханәнең актлар залында 16 апрель көнне Чаллының Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән «Тормышың үз кулларыңда» исеме астында тематик очрашу узды. Укучылар белән очрашырга ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Чаллыдагы 6 нчы санлы зона эзләү-коткару отряды коткаручысы Илдар Габделбәр улы Миннегалиев һәм су асты коткаручысы Дмитрий Николаевич Рахманов килде. Алар балаларга экстремаль хәлләрдә суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, коткаручылар үз эшләрендә нинди техникалар куллануы хакында сөйләде. Зыян күрүчеләрне коткарырга ярдәм итүче гидравлик коралны укучылар аеруча кызыксыну белән күзәтте. Балаларның күбесе, бик теләп, су астында йөзү җайланмаларын куллану буенча үзләрен сынап карады. |