«Тормышта уңышка ирешүдә нинди киртәләр очрарга мөмкин һәм аларны ничек җиңеп чыгарга?» психолог белән очрашу (6+) (+ВИДЕО)

Китапханәбездә психолог белән очрашулар дәвам итә, һәм бүген тормышта үз юлыңны табуда, уңышка ирешүдә очрый торган каршылыклар турында сүз барачак. 

Киртәләр төрле булырга мөмкин, аларның күбесе белән без үзебез көрәшә алабыз. Әмма уңышка ирешергә комачаулаучы каршылыклар да була. 

Курку хисен ничек җиңәргә? Каушау, дулкынлану белән көрәшү ысуллары бармы? Ничек итеп үз-үзеңне кулга алырга һәм паникага бирелмәскә? Бу хакта психолог Римма Мидхәт кызы Сөбханколова сөйли.

Поделиться: