«Кышын чәчәк аткан кар гөле» Очрашу кичәсе (6+)

23 гыйнвар көнне яшь китап сөючеләр өчен шәһәр Үзәк китапханәсенең Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Зимфира Исламова белән очрашу оештырды.

IMG-20200123-WA0012
IMG-20200123-WA0013
IMG-20200123-WA0016 2

Очрашу шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты турында презентацияне карау белән башланып китте, китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Зимфира Исламова балаларны үзенең китаплары, иҗаты белән таныштырды, үз тормышындагы кызыклы мизгелләр хакында сөйләде. Зимфира Нәсих кызы яхшы балалар китабының серен белә, бу – дөньяга балалар күзлегеннән карау. Шунлыктан аның китаплары яшь укучылар арасында көннән-көн популярлык казана. Чара барышында шагыйрә үзенең яңа «табадан төшкән» шигырьләрен укыды. Аларда – балачакның бар сокландыргыч дөньясы. Үз чиратында, укучылар да сәнгатьле итеп авторның шигырьләрен башкарып, кунакка килгән шагыйрә апаларына зур бүләк ясады.

Әлеге очрашудан катнашучыларның барысы да бик күп уңай тәэсирләр алды, ә күпләр өчен гаҗәеп һәм кызыклы ачышка әверелде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: