Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор белән очрашу (12+)

15 март көнне 15 нче санлы китапханә югары сыйныф укучылары өчен «Яшүсмер! Син – гражданин!» исеме астында балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор, полиция лейтенанты В.Ю.Гусева белән очрашу оештырды. 

IMG-20210315-WA0026
IMG-20210315-WA0019

Виктория Юрьевна укучыларга административ һәм җинаятьчелек буенча җәза бирүнең нәрсә белән аерылуы һәм кайсы яшьтән җәзага тарта башлаулары турында сөйләде; балигъ булмаганнар арасында хокук бозулар буенча статистика мәгълүматлары белән таныштырды, шулай ук үз эш тәҗрибәсеннән мисаллар китерде.  
Очрашуны китапханәче чыгышы дәвам итте. Ул начар гамәлләр кылмаска һәм башка кешеләрне рәнҗетмәскә өйрәтүче «Ата һәм ул турында» гыйбрәтле хикәясеннән башланды. Китапханәче укучыларга урамда полиция хезмәткәре белән очрашканда үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен укып үтте. 
Очрашуның өченче өлеше уен формасында узды. «Закон һәр җирдә һәм хәтта җырда да» музыкаль викторинасы төп кеше хокукларын чагылдыручы җырларны искә төшерергә ярдәм итте. «Рус мәкальләрендә законнар» уен-пазлы шартлары буенча яшүсмерләр закон турында рус халык мәкальләренең өлешләрен дөрес итеп кушарга тиеш булды. Очрашу азагында укучылар өлкән сыйныфлылар өчен «Хокукый беренче ярдәм» дигән белешмәлекләр алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: