Владимир Высоцкий музее директоры белән очрашу (12+)

9 сентябрьдә 17.00 сәгатьтә шәһәр үзәк китапханәсендә автор-башкаручы Виктор Куликов (Тольятти шәһәре) белән очрашу узачак.  
Виктор Александрович Куликов – Тольяттидагы В.С.Высоцкий музее директоры, А. С. Пушкин исемендәге Халык әдәби театры җитәкчесе, китаплар авторы, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә музыкаль сәнгать номинациясендә губерна премиясе лауреаты (Самара өлкәсе, 2021 ел).
Очрашуда Владимир Семёнович Высоцкийның тормышы һәм иҗаты турында сөйләүче «Очты гомер» дигән әдәби-музыкаль композиция тәкъдим ителәчәк.
Сез шагыйрь тормышыннан кызыклы фактларны, архив видеокадрларын һәм, әлбәттә, Владимир Высоцкий җырларын һәм аның якты истәлегенә багышлауларны ишетә һәм күрә алачаксыз. Программада Чаллы шәһәренең В. Высоцкий исемендәге автор җырлары клубы әгъзалары да катнашачак (җитәкчесе Александр Иванович Василенко).

Рәхим итегез.
Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26

Поделиться: