Ветеран-блокадачы Н.А.Старкова белән очрашу (12+)
23 гыйнвар көнне өлкән сыйныф укучылары өчен, «Исемнәр һәм даталарда Бөек Ватан сугышы» исемле хәрби-патриотик тәрбия бирү программасы кысаларында, 15 нче санлы китапханә ветеран-блокадачы Н.А.Старкова белән очрашу үткәрде. Укучылар Россия дәүләтенең 27 гыйнварны Россиянең хәрби дан көне дип игълан итүе турында белде. Бу көнне 1944 елны Ленинград (хәзерге Санкт-Петербург) блокадасы өзелә. Нина Антоновна үзенең хис-кичерешләр белән тулы чыгышын безне шул куркыныч көннәрдән 76 ел аерып торуы турында сөйләүдән башлады. Каланы саклап калу өчен көрәшкә барлык ленинградлылар күтәрелә: Ленинградның 500 мең кешесе саклагыч җайланмалар төзи, 300 меңе үз теләге белән фронтка китә, партизан отрядларына һәм халык ополчениесенә кушыла. Сугышның кырыс елларын искә төшереп, Нина Антоновна Ленинградның чолганышта калу тарихында иң фаҗигале чор 1941-1942 елгы кыш булуын билгеләп үтте. 900 көн эчендә 800 мең кеше һәлак була. Ветеран-блокадачы шулай ук А.Адамович һәм Д.Гранинның язган вакытта күп кенә билгеле булмаган тарихи фактлар килеп чыккан «Блокада китабы» хакында да сөйләде. Роман шул дәрәҗәдә көчле язылган ки, аны укыганда, үзеңнән-үзең совет халкының иңенә төшкән әрнү һәм кайгы хисләрен кичерәсең… «Кырыс блокада шартларында шәһәр көч җыюын дәвам итте, ә ленинградлылар патриотлык кына түгел, ә ныклык һәм түземлелек үрнәге булды!» дигән сүзләр Н.А.Старкова чыгышының төп мәгънәсе булып яңгырады. Чара азагында балалар сугышта һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алды… Нина Антоновна чараны оештыручыларга җылы рәхмәт хисләрен белдерде, ә өлкән сыйныфлылар ихтирам йөзеннән кунакка чәчәкләр гөлләмәсе бүләк итте. |