«Үткән сугыш кайтавазы» очрашу-буыннар әңгәмәсе (12+)
8
Май 2019
Чәршәмбе
8 май көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә «Үткән сугыш кайтавазы» дип аталган буыннар әңгәмәсе узды. «Ветеран» клубы әгъзалары мәктәп укучылары белән очрашты һәм сугыш чоры хатирәләре, үз гаиләләренең геройлары тарихы белән уртаклашты. Бу кичтә залда сугыш еллары җырлары һәм шигырьләре яңгырады. 5 нче урта мәктәпнең «Калейдоскоп» вокаль ансамбле «очрашуКазаки в Берлине», «Товарищ песня» җырларын башкарды. Ә «Смуглянка», «Майский вальс» һәм «День Победы» җырларын залда утыручылар бергәләп җырлады. Алинә Хәйруллина һәм аның шәкерте Миләүшә Халикованың сугыш темасына багышланган ком анимациясе исә барысының да күңеленә хуш килде. Кичә традицион биюләр һәм чәй эчү белән тәмамланды. |