«Халык тормышыннан бер көн» Бөтенроссия тарихлар марафоны (0+)

В.Х. Колумб исемендәге республика балалар һәм яшьләр китапханәсе (Мари Иле) «Халык тормышыннан бер көн» дигән Бөтенроссия тарихлар марафонында  катнашырга чакыра.
Марафон гражданлык бердәмлеген ныгытуга, җәмгыятьнең этномәдәни үсешенә, рус теле һәм башка халыклар телләрен, Россия Федерациясенең этник берлекләрен саклау һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелә.

Марафонда катнашу өчен дәүләт (төбәк), муниципаль китапханә һәм структур тармаклары, мәктәп китапханәләре, шулай ук китапханә укучылары – балалар, яшьләр, өлкәннәр, Мари Иле республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән гаиләләр чакырыла.

Төп этап 2026 елның 26 гыйнварыннан 16 февраленә кадәр дәвам итә. Бу вакыт аралыгында Марафонда катнашучыларга дәвамлылыгы 3 минуттан артмаган горизонталь видеоролик төшерергә тәкъдим ителә. Сюжет нигезендә – милли гореф-гадәтләр, йолалар, фольклор, халыклар, Россиянең этник берлекләре бәйрәмнәре турында кыска язманы уку. Кадрда төбәктә яшәүче халык турында китап булуы мәҗбүри. 
Марафон нәтиҗәләре буенча видеофильм ясау планлаштырыла, ул 2026 елның 26 февралендә «Халыкларның китап палитрасы» I кышкы уку фестивален ябу тантанасында күрсәтеләчәк.
Видеороликны җибәргәндә хатта  видеофильмны мотажлаганда куллану өчен учреждение исемен күрсәтергә һәм китапханәнең логотибын теркәргә (рәсем форматында) кирәк. Видеороликлар 2026 елның 16 февраленә кадәр (кертеп) rdub_mo@mail.ru электрон почтасы адресына җибәрелә.

Дипломнар бланклары Марафонда катнашучыларның электрон почта адресларына җибәреләчәк.  

Катнашу шартлары турында тулырак мәгълүмат китапханә сайтында тәкъдим ителә: https://rubcolumba.ru/?p=121167

Поделиться: