Төбәк һәм муниципаль китапханәләр хезмәткәрләре арасында бөтенроссия бәйгесе (18+)
Төбәк һәм муниципаль китапханәләр хезмәткәрләре арасында Россия Федерациясендә дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарына сайлауларга әзерләнү һәм аларны үткәрү вакытында мәгълүмат-аңлату эшләрен иң яхшы оештыру буенча Бөтенроссия бәйгесе игълан ителде. Бәйге 2024 елның 28 февраленнән 25 декабренә кадәр уздырыла. Кем катнаша ала: Номинацияләр: Һәр номинациядә җиңүчегә 100 мең сум күләмендә премия тапшырылачак! Хәзерге вакытта бәйгенең төбәк этабы уза. Бәйге эшләре һәм кирәкле документлар 2024 елның 1 октябренә кадәр Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420111, Татарстан Республикасы, Казан, Батурин урамы, 7Б йорты. Катнашу шартлары һәм бәйгене уздыру турында нигезләмә, шулай ук белешмә мәгълүмат Россия Үзәк сайлау комиссиясе каршындагы Россия сайлаулар технологияләренә укыту үзәге сайтында урнаштырылган: https://www.rcoit.ru/libraries/ |