«Тарихны бергәләп тудырабыз» Бөтенроссия бәйгесе (18+)

Бесплатно
Время проведения: 01.02.2023 – 01.09.2023

Россиянең иҗтимагый тарихи китапханәсе Россия китапханәләр ассоциациясе ярдәмендә «Тарихны бергәләп тудырабыз» дигән Бөтенроссия бәйгесе игълан итә.

Тарихи хәтерне саклау – илебезнең басылып чыккан документаль байлыгын саклау һәм китапханәләр тарафыннан теге яки бу истәлекле вакыйгаларга багышланган чаралар уздыру гына түгел, ә аның актив үсеше. Китапханә белгечләре үткәннәрнең шаһитлары – хәтерләрендә истәлекле вакыйгаларны саклаучылар, төрле тарихи вакыйгаларда катнашучыларның сөйләгәннәрен язып ала; тарих өлкәсендә эзләнү-тикшеренү эшләре алып бара, шуларның нәтиҗәләре буенча үз эшендә мәктәп укучылары, студентлар, белгечләр куллана алырлык чыганаклар булдырыла; әлеге мәгълүматны саклый; әлеге документлар материаллары буенча төрле чаралар, очрашулар һәм күргәзмәләр үткәрә.

Бәйге илебезнең китапханәләре арасында иң яхшы тәҗрибәләрне ачыклауга, җыюга, саклауга, өйрәнүгә һәм кулланучыларны тарихи агартуда, эзләнү эше алып баручы китапханә белгечләренең һөнәри компетентлыгын күтәрүдә ярдәм итүче тупланган документаль материалны өйрәнү һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән. 

Бәйгедә барлык дәрәҗәдәге (Россия Федерациясе субъектларының үзәк китапханәләреннән алып авыл филиалларына кадәр) китапханәләр катнаша ала.  

Бәйге ачык төстә алып барыла, анда башка ведомство һәм системалардан, һәм шулай ук чит китапханәләре дә катнаша ала.  

Ул өч этаптан тора. 

1 нче этап. 2023 елның феврале – 01 сентябре. Бәйгегә гароизаларны һәм эшләрне кабул итү.
2 нче этап. 2023 елның сентябре-октябре. Бәйге комиссиясе эше.
3 нче этап. 2023 елның ноябре. Бәйгегә нәтиҗәләр ясау. 

Бәйгенең нигезләмәсе

 

Поделиться: