«Россия символлары. Бөек Ватан сугышы: Җиңүгә юл» Бөтенроссия бәйгесе

Время проведения: с 5 мая по 30 сентября

Россия дәүләт балалар китапханәсе Россия хәрби-тарихи җәмгыяте һәм Бөек Ввтан сугышының Үзәк музее (Җиңү музее) белән берлектә Россия Федерациясе мәдәният министрлыгы һәм Россия Федерациясе мәгариф министрлыгы ярдәмендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Россия символлары. Бөек Ватан сугышы: Җиңүгә юл» дигән Бөтенроссия бәйгесе игълан итә.

Бөек Ватан сугышы күп миллионлаган кешеләр йөрәкләрендә тирән эз калдырды. 1418 көн безнең ата-бабаларыбыз, аларның хатыннары һәм сугыш чоры балалары фидакарь рәвештә бик авыр көрәш алып бара, Бөек Җиңүгә ирешә. Безнең максат – аларның батырлыклары турында истәлекне, 1945 елның маенда халкыбызга әлеге Җиңүнең нинди бәягә төшүе турында хәтерне саклау.
«Россия символлары. Бөек Ватан сугышы: Җиңүгә юл» бәйгесе кысаларында катнашучыларга Бөек Ватан сугышы геройлары һәм халык батырлыклары, Җиңүне якынайткан сугышлар турында кызыклы сораулар уйлап табарга тәкъдим ителә.  
Бәйгедә катнашу өчен 10-16 яшьтәге балалар һәм яшүсмерләр чакырыла. 
Бәйге сорауларын кабул итү – 2025 елның 5 маеннан алып 30 сентябренә кадәр.
Бәйгенең нигезләмәсе 

Поделиться: