«Россия символлары. Бөек Ватан сугышы: фронт һәм тыл батырлыклары» Бөтенроссия бәйгесе (6+)

Бесплатно
Время проведения: май-октябрь 2020

Россия дәүләт балалар китапханәсе 10 яшьтән алып 16 яшькәчә балалар һәм яшүсмерләрне «Россия символлары» Бөтенроссия бәйгесендә катнашырга чакыра.

Бәйге 2020 елның май-октябрь айларында уздырыла. 

«Россия символлары. Бөек Ватан сугышы: вакыйгалар һәм шәхесләр» бәйгесе кысаларында, катнашучыларга Бөек Ватан сугышының фронтта, тылда халык тарафыннан күрсәтелгән танылган батырлыклар турында иң кызыклы сорауны уйлап табарга тәкъдим ителә.  

Сораулар 2020 елның 9 маеннан 11 октябренә кадәр кабул ителә. Бәйгедә катнашу өчен ГАРИЗАНЫ тутырырга кирәк.

Җиңүчеләр сораулары буенча 2020 елның 19 ноябрендә «Россия символлары. Бөек Ватан сугышы: фронт һәм тыл батырлыклары» Бөтенроссия олимпиадасы уздырылачак.

Бәйгенең нигезләмәсе

Олимпиаданың нигезләмәсе

 

Поделиться: