«Тере библиография» иң яхшы рекомендацияле-библиографик пособиегә бөтенроссия бәйгесе (18+)

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

«Тере библиография» иң яхшы рекомендацияле-библиографик пособиегә икенче бөтенроссия бәйгесендә катнашу өчен чакырабыз. Оештыручылары – РКА балалар китапханәләре Секциясе һәм Россия дәүләт балалар китапханәсе. 
Бәйге  балалар өчен рекомендацияле библиография өлкәсендә китапханәләр эшчәнлеген активлаштыруга һәм яшь китап сөючеләр өчен библиографик продукция ясау буенча стандарт булмаган якын килүне җәелдерүгә юнәлдерелгән.   

Бәйгегә темасы һәм билгеләнеше буенча төрле балаларга һәм яшүсмерләргә адресланган рекомендацияле-библиографик кулланмалар кабул ителә. Эшләрдә 2000 елдан соң рус телендә беренче тапкыр булдырылган һәм чыгарылган басмалар рекомендацияләнергә тиеш.

Үткәрү вакыты — 2024 елның июненнән 2025 елның маена кадәр. Гаризалар белән бәйге эшләре 2025 елның 1 февраленә кадәр кабул ителә. 

Тулырак мәгълүмат Нигезләмәдә. Бәйге нәтиҗәләре буенча иң яхшы эшләр Россия дәүләт балалар китапханәсенең «Методик букчасы» тулытекстлы электрон мәгълүмат базасына кертеләчәк.   

 

Поделиться: