«Һәркемгә ачык китапханә» Бөтенроссия иң яхшы инклюзив тәҗрибәләр бәйгесе (0+)

Время проведения: C 5 ноября по 2 декабря 2025 года

«Һәркемгә ачык китапханә» — Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Россия китапханәләр ассоциациясе ярдәме белән Россия дәүләт китапханәсе тарафыннан яшьләр өчен оештырылган иң яхшы инклюзив тәҗрибәләр бәйгесе һәм бөтенроссия инклюзив вакыйгаларның бердәм көне акциясе.

Акция һәм Бәйге Халыкара инвалидлар көненә багышлана  — ул бөтен дөньяда 3 декабрьдә билгеләп үтелә. Бу көнгә илебез китапханәләрендә төрле формаларда һәм төрле темаларга инклюзив чаралар узачак.  Аларны бер максат берләштерә — дөньяның никадәр күпкырлы һәм күптөрле булуын, җәмгыятьтә инвалидлыгы булган кешеләрнең ничек яшәвен һәм бүгенге көндә китапханәләрнең ни рәвешле инклюзив процесска кушылганлыгын күрсәтү. 
Иң яхшы инклюзив тәҗрибәләр бәйгесе Бөтенроссия инклюзив вакыйгаларның бердәм көне акциясенең дәвамы һәм анда катнашу нәтиҗәләре буенча җибәерлгән материаллар нигезендә үткәрелә. 
Катнашу өчен Россия китапханәләре чакырыла. 
Бәйгедә катнашу өчен «Һәркемгә ачык китапханә» Бөтенроссия акциясенә кушылырга һәм теләсә нинди форматта инклюзив чара уздырырга кирәк.
Бәйге 7 номинациядә үткәрелә. Алар арасында: «Селкенергә ярамый тик торырга», «Чикләре булмаган сәнгать һәм иҗат», «Уку —  кушылу ноктасы» һ.б.
Акциядә катнашу өчен Яндекс Форманы тутырырга кирәк. Акциядә катнашу өчен гариза шул ук вакытта бәйгедә катнашу өчен гариза да булып тора.
Бәйге катнашучы китапханәләрнең акция көнендә инклюзив чаралар уздыру нәтиҗәләре буенча җибәрелгән материаллары нигезендә үткәрелә.

Бәйгедә катнашу өчен бәйге материалларын friendlylibrary@rgub.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.
Акциядә һәм бәйгедә катнашу өчен гаризалар 2025 елның 2 декабренә кадәр кабул ителә. 
Бәйгенең йомгаклау тантанасы һәм җиңүчеләрне бүләкләү 2026 елның апрелендә узачак. 
Һәр номинациядә җиңүчеләр Оештыру комитеты һәм бәйгенең партнерларыннан дипломнар һәм призлар белән бүләкләнәчәк. 

Тулырак сайтта: https://openlib.rgub.ru/

Бәйгенең нигезләмәсе 

 

Поделиться: