«Балаларга хезмәт күрсәтүче китапханәләрнең яшүсмерләр белән эш буенча иң яхшы китапханә тәҗрибәләре» Бөтенроссия бәйгесе (18+)

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Россия дәүләт балалар китапханәсе РФ мәдәният министрлыгы ярдәме белән «Балаларга хезмәт күрсәтүче китапханәләрнең яшүсмерләр белән эш буенча иң яхшы китапханә тәҗрибәләре» Бөтенроссия бәйгесе оештыра, ул яшүсмерләр аудиториясе (11-15 яшь) белән китапханә-мәгълүмат эше өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләрне ачыклау һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән. 

Бәйгенең максаты — яшүсмерләрне укуга тартуда нәтиҗәле китапханә тәҗрибәләрен алга этәрү. Табигый-фәнни, туган якны өйрәнү, социаль-гуманитар, техник һәм сәнгать юнәлешләре буенча (биш номинация) яшүсмерләр белән иң яхшы китапханә эше тәҗрибәләре ачыкланачак. 

Катнашу өчен балаларга хезмәт күрсәтүче  РФ Мәдәният министрылыгына караучы китапханә системалары чакырыла. 
Бәйгегә индивидуаль һәм коллектив эшләр кабул ителә (Бер китапханәдән өчтән артык булмасын): яшүсмерләр аудиториясенә юнәлдерелгән һәм тормышка ашырылган/2022 елдан бүгенге көнгә кадәр тормышка ашырылучы төрле формаларда актуаль проектлар (фестивальләр, квестлар, клублар, лекторийлар һ.б.). Проектлар  бер тапкыр үткәрелүче, дәвамлы яки чаралар циклыннан тора торган булырга мөмкин.  Тулырак Нигезләмәдә. 
Катнашу өчен 30 сентябрьгә кадәр  https://forms.yandex.ru/cloud/666048c55d2a0602254e0dcd/ 
сылтамасы буенча гариза язарга кирәк. Бәйге нәтиҗәләре ноябрьдә билгеле булачак. Җиңүчеләрнее бүләкләү тантанасы РФ балалар китапханәләре директорларының ел саен узучы утырышында декабрьдә узачак. 

Элемтә өчен мәгълүмат:
Россия дәүләт балалар китапханәсенең фәнни-методик бүлеге: 8 (499) 230-00-93 (доб. 239), metodisty@yandex.ru

Поделиться: