«Китап киштәсендә һөнәрләр дөньясы» Китапханәчеләр арасында Бөтенроссия буктрейлерлар бәйгесе (0+)

Бесплатно
Время проведения: с 15.05.2025 г. по 31.12.2025 г.

Россия дәүләт балалар китапханәсе РФ Мәдәният министрлыгы ярдәмендә уздырылучы китапханәчеләр арасында «Китап киштәсендә һөнәрләр дөньясы»  дигән Бөтенроссия буктрейлерлар бәйгесен үткәрү турында игълан итте. 

Бәйгедә катнашу өчен китапханәчеләр чакырыла. Индивидуаль һәм команда белән катнашырга мөмкин.
Бәйге онлайн рәвештә 2025 елның 15 маеннан алып 31 декабренә кадәр үткәрелә.  
Бәйгене уздыру тәртибе һәм этаплары:
1. Бәйге эшләре (видеороликлар) 2025 елның 15 маеннан алып 15 августына кадәр җыела. 
Жюри бәйгегә килгән видеороликлар белән эшли. Иң яхшыларын сайлап алу – 16.08.2025 – 09.11.2025.
2. Иң яхшы видеороликлар Россия дәүләт балалар китапханәсенең ВКонтакте социаль челтәрендә 2025 елның 10 ноябрендә басылып чыгачак.  
3. 10.11.2025 – 07.12.2025 аралыгында тамашачылар тавыш бирүе.
4. 2025 елның декабрендә балаларга хезмәт күрсәтүче РФ китапханәләре өчен «Китапханәдә һөнәри юнәлеш: онлайн форматлар һәм гамәлләр» дискуссион фәнни-гамәли семинарын уздыру кысаларында бәйге җиңүчеләре игълан ителәчәк. 
5.Җиңүчеләргә һәм бәйгедә катнашучыларга дипломнар тарату. 2025 елның декабре – 2025 елның гыйнвары.
Бәйге шартлары Бәйгенең нигезләмәсендә тәкъдим ителә. 
Бәйгедә катнашу өчен форманы тутырыгыз, анда түбәндәгеләр күрсәтелергә тиеш:
Авторның Фамилиясе Исеме Әтисенең исеме.
Автор/авторларның вазифасы (тулысынча).
Оешманың тулы исеме.
Торак пунктның исеме (шәһәр, авыл), төбәкне күрсәтеп.
Электрон адрес.
Катнашучының элемтә өчен телефоны.
Буктрейлер ясалган әсәрнең авторы һәм исеме.
Номинация: 7 -10 яшьлек балалар өчен китаплар, 11-15 яшьлек балалар өчен китаплар.
Персонажның һөнәре.
Буктрейлерга сылтама.
Бәяләү критерийлары:
тематикага туры килүе (һөнәри юнәлешләр): буктрейлер герое теге яки бу һөнәр вәкиле булган нәфис әсәр буенча әзерләнергә һәм аның һөнәре әсәрдә яхшы чагылган булырга тиеш;
үзенчәлек;
зәвык;
тәкъдим ителгән һөнәргә карата кызыксыну уята;
китап уку теләге тудыра.
Жюри фикере буенча иң яхшы буктрейлерлар 2025 елның 10 ноябрендә Россия дәүләт балалар китапханәсе сайтында басылып чыгачак.
2025 елның 10 ноябреннән алып 7 декабренә кадәр тамашачылар үзләренә ошаган роликка тавыш бирә алачак. 

Поделиться: