«Китапханәләр. Алга китеш» Бөтенроссия бәйгесе (18+)
1 сентябрь көнне «Китапханәләр. Алга китеш» бишенче Бөтенроссия бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады. Катнашу өчен илебезнең дәүләт һәм муниципаль китапханәләрен чакырабыз. Аларның вәкилләре учреждениеләр брендларын алга җибәрү, потенциаль укучыларны җәлеп итү һәм медиа һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эш буенча иң яхшы тәҗрибәләре белән уртаклаша ала. Быел гаризалар түбәндәге номинацияләрдә каралачак: Игътибар итегез, «Китапханәнең гаилә проектын алга җибәрү» номинациясендә оешманың гаиләләр белән ничек эшләве турында сөйләргә, балалар һәм аларның әти-әниләре арасында бергәләп китап укып ял итү һәм укуны популярлаштыру буенча уңышлы тәҗрибәләр белән уртаклашырга кирәк. Гариза үз эченә PDF форматында электрон презентацияне (тышлык белән бергә слайдлар саны уннан артмаска тиеш) һәм MP4, AVI яки MOV форматларында видеовизитканы (өч минуттан артмаган) ала. Барлык материаллар авторлык хокукларын саклап әзерләнергә тиеш. Бәйге турында тулырак Нигезләмәдә. Катнашучыларның эшләренә мәдәният һәм медиа өлкәсендәге белгечләр бәя бирәчәк. Гаризаларны карау бәйгенең Нигезләмәсендә күрсәтелгән таләпләр һәм критерийларга ярашлы узачак. Җиңүчеләр Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгыннан дипломнар, 100 мең сум күләмендә акчалата призлар һәм Россия дәүләт китапханәсенең истәлекле бүләкләрен алачак. Бәйгедә катнашу өчен гаризаны 1 октябрьгә кадәр бирергә була. |