«Бөек сугыш – Бөек Җиңү. Китапханә хәтер урыны» Бөтенроссия китапханә проектлары бәйгесе (18+)
Бәйге комиссиясенә китапханәнең билгеләнгән тематика буенча 2019-2020 елларда башкарылган һәм Җиңүнең юбилеен бәйрәм итүгә багышланган, шул исәптән озак вакытлы яки даими характердагы эш нәтиҗәләре тәкъдим ителергә тиеш. Түбәндәге эш формаларына аерым игътибар биреләчәк: – китапханәнең эзләнү, тикшеренү белән бәйле программалары һәм проектлары; – уникаль документлар фондын формалаштыру һәм саклау буенча эшләр (гаилә архивлары белән эшләү, телдән сөйләнгән тарихлар банкын формалаштыру һ. б.); – төбәк белән бәйле Бөек Ватан сугышы кешеләре һәм вакыйгалары турында тарихи хәтерне саклау буенча чаралар цикллары; – мәгълүмат базаларын, электрон мәгълүмат ресурсларын булдыру. Бәйгегә аның төп максатларына һәм бурычларына туры килә торган эшләр дүрт номинация буенча кабул ителә: РФ субъектларының үзәк китапханәләре, шәһәр муниципаль китапханәләре, авыл муниципаль китапханәләре, балалар китапханәләре өчен. «Бөек Ватан сугышы елларында китапханә тарихы» дигән темага эшләр махсус диплом белән билгеләп үтеләчәк. Бәйгедә катнашу өчен үз чараларын да, шулай ук китапханә химаясе астында үткәрелгән чараларны да тәкъдим итүче ачык (җәмәгать) китапханәләре чакырыла. Бәйге өч этапта уздырыла: 1 нче этап. 2020 елның 1 мартыннан алып 30 сентябренә кадәр. Бәйгедә катнашу өчен гаризаларны кабул итү. 2 нче этап. 2020 елның октябрь-ноябрь айлары. Бәйге комиссиясе эше. 3 нче этап. 2020 елның ноябре. Бәйгегә нәтиҗәләр ясау. Бәйге турында тулырак мәгълүмат белән (шул исәптән гаризаларга таләпләр) Нигезләмәдә таныша аласыз. Катнашу өчен гариза формасы да кирәк. Элемтә өчен мәгълүмат Галина Алексеевна Беляева, Россия дәүләт җәмәгать тарих китапханәсенең фәнни-методик бүлеге мөдире: 8 (495) 628-60-63, konkurs2020@shpl.ru. |