«Халык тарихының бер өлеше буларак гаилә тарихы» Бөтенроссия китапханә проектлары бәйгесе (18+)

Россия дәүләт җәмәгать тарих китапханәсе Россия китапханәләре ассоциациясенең мәгълүмати ярдәме белән «Халык тарихының бер өлеше буларак гаилә тарихы» дип аталган Бөтенроссия китапханә проектлары бәйгесе игълан итә. Ул илебез китапханәләре арасында гаилә белән эшләү буенча иң яхшы тәҗрибәләрне ачыклауга юнәлтелгән. 

Түбәндәге номинацияләр булачак:

  • «Китапханә — гаилә тарихы өлкәсендә эзләнү-тикшеренү эшен оештыручы (программалар, фәнни тикшеренүләр, эзләнү эшләре һ.б.)»;
  • «Китапханә нәсел шәҗәрәсен өйрәнү үзәге буларак (клублар, түгәрәкләр, үзәкләр һ.б.)»;
  • «Китапханә һәм гаилә гореф-гадәтләрен саклау (яңарыш, дәвам, гаилә гореф-гадәтләре һәм гаилә кыйммәтләре тарихы белән бәйле чаралар яки чаралар циклы)»;
  • «Китапханә гаилә тарихын җыючы һәм саклаучы буларак (басылып чыккан һәм басылмаган язмалар, электрон чыганаклар)».

Бәйге өч этапта узачак:

февральдән 1 сентябрьгә кадәр — бәйгедә катнашу өчен гаризаларны һәм бәйге эшләрен кабул итү;
сентябрь—октябрь — бәйге комиссиясе эше;
ноябрь — нәтиҗәләр чыгару.

Тулырак мәгълүмат, шул исәптән гаризаларга таләпләр, Нигезләмәдә бирелә. Материаллар комплекты (гариза формасын йөкләргә) «Бәйгегә» дип билгеләп konkurs2024@shpl.ru электрон почтасы аша җибәрелә.

Бәйгенең нигезләмәсе

Бәйгедә турында тулы мәгълүмат Россия дәүләт җәмәгать тарих китапханәсе сайтында тәкъдим ителә (ул яңартылып торачак): http://www.shpl.ru/events/contest/bibliokonkurs_2024/

Элемтә өчен мәгълүмат:
Галина Алексеевна Беляева, Россия дәүләт җәмәгать тарих китапханәсе фәнни-методик бүлегенең сектор мөдире: 8 (495) 628-60-63, konkurs2024@shpl.ru.

Тулырак — Россия дәүләт җәмәгать тарих китапханәсе сайтында.

Поделиться: