«Владимир Дальның бөек мирасы» Бөтенроссия акциясе (6+)

2026 елның 22 маеннан 30 июненә кадәр «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» ведомствоара мәдәни-белем бирү проекты кысаларында рус язучысы һәм этнографының тууына 225 ел тулуга багышланган «Владимир Дальның бөек мирасы» Бөтенроссия акциясе узачак.
Акциядә Россия Федерациясе территориясендәге мәктәп (1-11 нче сыйныфлар) яки өстәмә белем бирү учреждениеләре укучылары гына катнаша ала.

Акциядә катнашу өчен укучыларга тәкъдим ителгән номинацияләрнең берсендә яки берничәсендә эшләрен әзерләргә һәм 22 майдан 30 июньгә кадәр «Культурадляшкольников.РФ» порталында катнашу өчен үз гаризаңны калдырырга кирәк.
Нәтиҗәләр буенча белгечләр 100 гә кадәр иң кызыклы җиңүче эшләрне сайлап алачак, алар «Культурадляшкольников.РФ» порталында басылып чыгачак.

Акциянең номинацияләре:
«Диалект сүзләр» – катнашучыларга, В.И. Даль сүзлеге нигезендә диалект сүзләрне кулланып, үз тормышында булган кызыклы хәлне сөйләгәнне видеороликка төшерергә кирәк;
«Остаз белән рольләргә бүлеп уку» – катнашучыларга В.И. Даль әкиятләренең берсен остаз – укытучы, китапханәче белән рольләргә бүлеп укырга кирәк;
«Гаилә белән рольләргә бүлеп уку» – катнашучыларга В.И. Даль әкиятләренең берсен әти-әниләре яки башка өлкән туганнары белән рольләргә бүлеп укырга кирәк (гаилә номинациясе);
«Башваткыч» – катнашучыларга В.И. Даль сүзлегендә басылып чыккан рус халык мәкальләре яки әйтемнәре белән бәйле ребус, башваткыч яки шарада уйлап табарга кирәк;
«Даль әкиятләре дөньясы» – катнашучыларга В.И. Даль әкиятенә театраль куелыш әзерләргә кирәк.

Акциянең «Диалект сүзләр», «Остаз белән рольләргә бүлеп уку», «Гаилә белән рольләргә бүлеп уку», «Даль әкиятләре дөньясы» номинацияләрендә катнашу өчен:
1 нче АДЫМ:
– AVI, MP4, 3GP, MPEG форматларында видеоролик төшерергә, гомуми дәвамлылыгы 10 минутка кадәр;
2 нче АДЫМ:
– әзер файлны болыт сервисына («Яндекс.Диск» яки «Облако Mail») акцияне оештыручылар карый алырлык итеп урнаштырырга;
3 нче АДЫМ:
– «Культурадляшкольников.РФ» рәсми порталында шәхси кабинет аша акциядә катнашу өчен гаризаның электрон формасын тутырырга.

Гаризада белгечләргә катнашучының эше белән танышырга мөмкинлек бирүче алдан йөкләнгән видеофайлга сылтама («Яндекс.Диск» яки «Облако Mail») күрсәтелә. 

Видеороликта катнашучылар саны чикләнми. 

Акциянең «Башваткыч» номинациясендә катнашу өчен:

1 нче АДЫМ:
–  автомат текстны генерацияләү чараларын кулланмыйча (ясалма интеллект һ.б.) үз башваткычларын, ребус яки шарадаларын төзергә. Эш  Word, PDF, JPEG һ.б. теләсә кайсы форматның берсендә тәкъдим ителә ала;
2 нче АДЫМ:
– әзер файлны болыт сервисына («Яндекс.Диск» яки «Облако Mail») акцияне оештыручылар файлны карый алырлык итеп йөкләү;
3 нче АДЫМ:
– «Культурадляшкольников.РФ» рәсми порталында шәхси кабинет аша акциядә катнашу өчен гаризаның электрон формасын тутырырга. Гаризада белгечләргә катнашучының эше белән танышырга мөмкинлек бирүче алдан йөкләнгән видеофайлга сылтама («Яндекс.Диск» яки «Облако Mail») күрсәтелә. 

Индивидуаль гариза – ул бер укучы ясаган бер эш. Индивидуаль гаризаны «Диалект сүзләр», «Остаз белән рольләргә бүлеп уку» (бер укучы остазы белән берлектә), «Гаилә белән рольләргә бүлеп уку» (бер укучы әтисе яки әнисе, әбисе яки бабасы һ.б.), «Башваткыч» номинацияләрендә бирергә мөмкин.
Индивидуаль гаризалар өчен укучының шәхси кабинетын кулланырга кирәк.  
Коллектив гариза
– мәктәп укучылары төркеме әзерләгән бер эш.  Коллектив гаризаны «Диалект сүзләр», «Остаз белән рольләргә бүлеп уку» (берничә укучы остаз белән берлектә), «Гаилә белән рольләргә бүлеп уку» (берничә укучы әтисе яки әнисе, әбисе яки бабасы һ.б.), «Даль әкиятләре дөньясы» (укучылар төркеме) номинацияләрендә бирергә була. 
Коллектив гаризалар өчен укытучының шәхси кабинетын кулланырга кирәк.
Бер гариза – катгый рәвештә бер эш. Бер гаризада берничә эшкә сылтама җибәрергә – ярамый. Андый гаризалар белгечләрне тарафыннан каралмаячак.

Акциягә нәтиҗәләр 2026 елның 4 августында чыгарылачак.

Акциянең нигезләмәсе

Поделиться: