«Яңа ел тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясе (0+)

Онлайн-флешмоб форматында «Яңа ел тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясе старт алды. Ул 2020 елның 30 декабренә кадәр дәвам итәчәк. 
Акциядә теләге булган һәркем катнаша ала. Катнашучыларга, Яңа елны бәйрәм итү белән бәйле рәсемнәр, язулар, яңа ел бизәкләре кулланып, үзләренең фатир, офис, өй, мәктәп тәрәзәләрен бизәргә кирәк. 
Шуннан соң бизәлгән тәрәзә фотоларын #ЯңаелТәрәзәләре хештегы һәм яңа елны бәйрәм итүнең гаилә гореф-гадәтләрен, балачак истәлекләре һәм башка тематик язмалар белән социаль челтәрләрдә урнаштырырга.

 

Поделиться: