Бөтендөнья The Beatles көне (12+)

16 гыйнвар көнне 2001 елдан бирле Бөтендөнья танылган британия рок-төркеме The Beatles көне билгеләп үтелә. Ул көн ЮНЕСКО тарафыннан гамәлгә кертелгән. Бу төркем заманында дөньяви музыка үсешенә зур тәэсир ясый. Ел саен гыйнварда легендар рок-төркемнең җанатарлары үзләренең кумирларын хөрмәтләргә җыела. 

Шәһәр үзәк китапханәсенең сәнгать бүлеге 21 гыйнвар көнне 15 сәгатьтә битломаннар, рок-төркемнең җанатарлары белән очрашуга чакыра. Сез китаплардан музыкантларның тормышы һәм иҗаты турында мәгълүмат ала, танылган төркемнең җырларын винил пластинкалардан тыңлый, шәһәребезнең музыкантлары һәм шагыйрьләре белән очраша алачаксыз.  

Теләге булган һәркемне чарага чакырабыз.
Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26

Поделиться: