Йолдызлар һәм планеталар турында (6+)
11 һәм 12 апрель көнне 22 нче санлы китапханә хезмәткәре башлангыч сыйныф укучылары өчен Космонавтика көненә багышланган «Йолдызлар һәм планеталар турында» дигән әңгәмә үткәрде. Чара космик ракетага «старт» бирү белән башланды. «Очыш» барышында балалар йолдызлар һәм йолдызлыклар турында күп кенә кызыклы мәгълүмат алды, Кояшның да йолдыз булуы хакында, ә Айның таш шары икәнлеген белде. «Космонавтлар» тыннарын кысып Кояш һәм Ай, Персей, Андромеда, Олы һәм Кече Арыслан (Әсәт), Олы һәм Кече Җидегән йолдызлыклары турындагы әкиятләрне тыңлады. Бу әсәрләр балаларны тагын бер кат яхшылык һәм явызлык турында уйланырга мәҗбүр итте. Укучылар Кояш системасының сигез планетасы белән танышты, видео ярдәмендә Җирнең космостан күренешен күзәтте. «Космонавт өчен күнегү» дип аталган физкультминутта балалар бик актив катнашты. Чара «Космическая эпопея» мультфильмын карау белән тәмамланды.
|