«Кул эшләре турында»: Үзәк китапханәнең сәнгать бүлегендәге журналларга күзәтү (18+)

Кибет киштәләре кирәк-ярак әйберләр белән сыгылып торган заманда күпләр кул эшләре турындагы журналларга әллә ни игътибар бирми. Әмма юкка… Чөнки аларда тегү, бәйләү һәм башка төр иҗат өчен менә дигән гади дә, катлаулы да үрнәкләр даими очрап тора.

Кайбер модельләр сездән озак вакытка сузылган иҗаи эшен таләп итсә дә, сез үз кулларыгыз белән тудырган кабатланмас кул эше белән горурлана алырсыз!

Сезнең игътибарга кул эшләре буенча журналларга күзәтү тәкъдим ителә. Түбәндә санап кителгән журналлар шәһәр Үзәк китапханәсенең сәнгать бүлегенә килә. Әлеге күзәтү сезгә басма журналларның Интернет ресурсларына сылтамалар да тәкъдим итә.

Burda (Бурда)

Журналның сайты:  https://burdastyle.ru/zhurnaly/

Burda (Бурда) журналының популярлык сере шунда, аның ярдәмендә һәр хатын-кыз мода буенча һәм матур итеп киенү хыялын тормышка ашыра ала. Burda журналы – югары дәрәҗәдәге европа модасы. Burda журналы битләрендә  – дөньякүләм моданың иң соңгы заманча тенденцияләре, Европа подиумнарыннан яңалыклар, стиль буенча киңәшләр һәм яңа модалы сәүдә маркалары. Ай саен – дөньяның әйдәп баручы дизайнерларыннан яңа кием коллекцияләре.

            

 

Кисү һәм тегү (Шитье и крой – ШиК)

Журналның сайты: https://ru-ru.facebook.com/ShitieIKroi

Кием тегү өчен үрнәкләр бирелгән әлеге журнал мода буенча киенүчеләргә һәм үз куллары белән гардеробын булдыручыларга адресланган. Ул укучыларына төрле заманча аксессуарлар белән тулыландырылган модага ярашлы үз образын тудырырга ярдәм итә. 

Һәр санда Boutique журналыннан итальян дизайнерлары тәкъдим иткән 40 оригиналь модель: элегант күлмәкләр, уңайлы трикотаж джемперлар, пальто, курткалар, актуаль тегелештәге итәк һәм чалбарлар, балалар өчен кием модельләре, эре гәүдәле ханымнар өчен коллекцияләр. Ир-ат образлары исә нәфис куллы тегү осталарында аеруча кызыксыну уятыр.

Сабрина

Журналның сайты: http://podpiska.burda.ru/magazine/sabrina

Энә һәм ыргак (крючок) белән бәйләү буенча универсаль журнал. Аның битләрендә бәйләү буенча тәҗрибәсе төрле булган барлык яшьтәге хатын-кызлар өчен төрле үрнәкләр тәкъдим ителә. Сез монда зур чыгымнарсыз гына заманча һәм стиль белән киенү өчен бик күп идеяләр табарсыз.

 

 

 

 

Лена кул эшләре (рукоделие)

Журналның сайты: https://modnoerukodelie.ru/issues/fancywork/3620/

Кул эшләренең барлык төрләре тупланган уникаль журнал. Монда матур чигү үрнәкләре табарга мөмкин. Алар ярдәмендә хәтта өйрәнчекләр дә бу эшне җиңел һәм уңышлы башкарып чыгачак. Аңлаешлы һәм җентекле итеп язылган күрсәтмәләр чалыштырып һәм тоташтан чигү, тасмалар белән чигү, сәйлән үрү, аппликацияләр, киез белән эшләү, бизәкләп чигү һәм пэчворк, челтәрләп бәйләү һәм башка тормышыбызны бизи торган һәм шатлык китерүче бик күп кул эшләрендә булыша.

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: