Комикс әзерләү буенча воркшоп (6+) Кушылыгыз!

Бесплатно

27 һәм 28 майларда шәһәр Үзәк китапханәсендә!

Язучы Анатолий Ухандеев һәм рәссам Элина Рататейка комиксларны бик ярата. Укырга гына түгел, ә үзе уйлап чыгарырга һәм ясарга. Алар синең белән үзләре сөйгән шөгыль һәм белемнәре, осталыклары белән уртаклашырга тели. Шәһәр Үзәк китапханәсендә 27 һәм 28 майларда узачак комикслар ясау буенча икекөнлек воркшопта катнаш. 

Сине нәрсә көтә:
– Элина Рататейкадан персонаж ясау буенча мастер-класс
– Анатолий Ухандеевтан кызыклы вакыйгалар сөйләү буенча мастер-класс
– Үзәк китапханәдәге комикс тупланмалары белән танышу мөмкинлеге
– Үз комиксыңны булдыру буенча интенсив мөстәкыйль эш
– Ясалган комиксларга анализ, аларны камилләштерү буенча киңәшләр

Катнашу өчен нәрсә эшләргә?
Анкетаны https://forms.gle/ZE11E2rC44ZngRGD6 тутырыгыз һәм оештыручылардан җавап көтегез. Анкетаны тутырырга соңга калмагыз: катнашучылар саны чикләнгән!
Катнашу бушлай!
Катнашучыларның яше: 12 яшь һәм аннан өлкәнрәк.

Поделиться: