«Заманча шартларда укучыларга китапханә хезмәте күрсәтү» воркшоп (18+)

12 март көнне шәһәр үзәк китапханәсендә «ПрофиКласс» яшь китапханәче мәктәбе кысаларында «Заманча шартларда укучыларга китапханә хезмәте күрсәтү» темасы буенча беренче дәрес узды. Тыңлаучылар «ҮКС» МБУнең яңа хезмәткәрләре — 3 елга кадәр эш стажы белән махсус профиль белеме булмаган китапханәчеләр булды. 
Белешмә-мәгълүмат бүлегенең әйдәп баручы библиографы Р. Ә. Борһанова практикумда катнашучылар өчен Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәләре өчен оештыру-методик үзәге булган шәһәр үзәк китапханәсе бүлекләре буйлап сәяхәт үткәрде.

авфпапава
практикум
работа с фондом
работа с формулярами
участники Школы начинающего библиотекаря
экскурсия

Методик һәм инновацион эш бүлеге мөдире Д. Н. Миронова китапханә эшенең норматив-хокукый базасы белән таныштырды, һәм шулай ук профессиональ әдәбият һәм вакытлы матбугатка күзәтү ясады.  
Абонементта бүлек мөдире Г. Ф. Блинова китапханә документларын дөрес итеп алып бару нигезләре белән уртаклашты, китапханә статистикасы турында сөйләде, укучы формулярын һәм китап бирүне исәпкә алу эше серләренә төшенергә ярдәм итте. Хезмәттәшләргә комплекслы хезмәт күрсәтү бүлегендә эш барышы ничек башкарылуы белән танышу бик кызыклы һәм файдалы булды. Гамәли өлеш үз эченә китапханә-библиографик классификация таблицасын кулланып, абонемент фонды белән төркемле эшне алды. 
«ПрофиКласс» яшь китапханәче мәктәбендә киләсе укулар апрельдә узачак. Тыңлаучылар кулланучыларга китапханә-библиографик хезмәте күрсәтүне оештыру белән җентекләбрәк танышачак. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: