«Безнең солдатларга киртәләр юк» квест-уены (12+)

Ватанны саклаучылар көне якынлашканда 16 нчы санлы китапханә югары сыйныф укучылары өчен «Безнең солдатларга киртәләр юк» дигән хәрби-тарихи квест-уен үткәрде. 

TĦ-T¦- 6
TĦ-T¦- 1
TĦ-T¦- 5
фото 2

Ике командага бүленеп һәм биремнәр язылган маршрут кәгазьләре алып, балалар зур кызыксыну белән «Чакыру пункты», «Хәрби», «Армия», «Әдәби», «Ворошилов укчысы» станцияләре буйлап сәяхәткә кузгалды. 
Укучыларга миналанган лабиринтны үтәргә, шифрланган дошман телеграммаларын укырга, тарихи хәрби фактлар буенча белемнәрен күрсәтергә, хәрби ребус һәм табышмакларны чишәргә туры килде. Балалар сынауларны җиңү өчен үзләренең тапкырлыкларын, җитезлекләрен, зирәклекләрен эшкә җикте. Командалар барлык биремнәрне уңышлы башкарып чыкты.
Чара азагында барлык катнашучыларны солдатка багышладылар һәм якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: