Балалар өчен язучылар: онлайн әдәби кичә (0+)

2 апрель –  Халыкара балалар китабы көне. Шул уңайдан шәһәр үзәк китапханәсендә «Балалар өчен язучылар» исеме астында онлайн әдәби кичә үтәчәк. 

Кичә кунаклары: 2007 елдан «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзасы, «Яшьлеккә хат» (2008), «Алматау кошы» (2011), «Чигү чигəм əле» (2016), «Хәрефләр өйрәнәбез»  (2020) дип исемләнгән шигырьлəр, хикәялəр, мәсәлләр тупланган китаплар авторы Рушания Гыйләҗева, 2018 елдан «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзасы, «Кайттым әле» (2019) дип исемләнгән шигъри җыентык авторы Рәзиф Дәүләт Бикбаулы һәм шәһәребезнең танылган җырчысы Люция Мостафина.

Кадерле укучылар! Сезне кунакларыбыз белән якыннан танышырга, алар башкаруында балалар өчен язылган шигырьләр тыңларга, җыр-моң дулкынында тирбәлергә чакырабыз.

Белешмәләр өчен телефон: 70-12-52

Поделиться: