«Ак калабыз – Яр Чаллы»: виртуаль квест-уен (12+)

Бесплатно

1 нче этап. «Шәһәремне яхшы беләм» тарихи хронологик линейка

Шәһәр тарихы вакыйгаларга бик бай һәм һәрберсе аның үсешендә үз эзен калдыра. Тарихи фактлар буенча белемнәрне кулланып, Чаллы каласының тарихи вакыйгаларын хронологик эзлеклелектә урнаштырыгыз. 

2 нче этап. «Шәһәрнең мәдәни һәм иҗтимагый тормышы» викторинасы

Чаллы турында фильмнар төшерелә, җырлар җырлана һәм шигырьләр сөйләнә… Викторина үтеп, шәһәрнең мәдәни тормышы турында бел.

Викторина сорауларына җавапларны Мәдәни тормыш панорамасы битендә табарга мөмкин.

3 нче этап. Фото буенча язучыны таны

Чаллы язучылары сезгә яхшы танышмы, сез аларны бер күрүдә таныйсызмы? Әйдәгез, сынап карыйк!

Язучылар турында тулырак Чаллы язучылары битендә укый аласыз.

4 нче этап. Автокала рәссамнары

Рәссам – ул матурлык тудыручы. Әлеге талант ияләре турындагы сорауларга җавап бирергә тәкъдим итәбез. 

Чаллы рәссамнары һәм иҗади берләшмәләре турында тулырак Автокала рәссамнары битендә таныша аласыз.
5 нче этап. «Чаллының күренекле урыннары» тесты

Йомгаклау этабында сезгә шәһәрнең истәлекле урыннары турындагы тест сорауларына җавап бирергә тәкъдим ителәчәк. 

 

Поделиться: