«Татарстан шәһәрләре» Виртуаль экскурсия (16+)

 

24 гыйнвар көнне 1 нче санлы китапханә «Изгелек» тернәкләндерү үзәге реабилитантлары өчен  Татарстан шәһәрләре буенча виртуаль экскурсия үткәрде. Китапханәче Татарстан Республикасының мәдәнияте, тарихы һәм символикасы турында сөйләде. «Татарстан хәзинәләре» видеоязмасы ярдәмендә, чара кунаклары туган ягыбыз буйлап сәяхәт итте, Казан, Болгар, Зөя, Алабуга, Иннополис шәһәрләренең тарихи һәйкәлләре һәм истәлекле урыннары белән танышты. Шулай ук «Безнең Татарстан» викторинасында катнаштылар. Чарага «Туган йортыбыз – Татарстан» китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: