«Гаилә – һәрчак синең белән!» Викторина (16+)

14 майда 1 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендәге укучылары өчен Халыкара гаилә көненә багышланган «Гаилә – һәрчак синең белән!» исемле викторина уздырды.

Китапханәче әлеге бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, аның әһәмияте турында сөйләде. Катнашучылар белән берлектә кызыклы бәйгеләр һәм викториналар үткәрелде: мәкаль-әйтемнәрне искә төшерделәр, гаилә турында шигырьләр укыдылар, «Тылсымлы көй» уенында көйләрне таныдылар һ.б.

«Гаиләдән дә кадерлерәк ни бар?» исемле китап күргәзмәсе урнаштырылды.

Тату, бердәм, дус гаиләң булу бик зур бәхет бит ул. Чараны тәмамлап, китапханәче барысына да гаилә бәхете, бары тик яхшылык һәм сәламәтлек теләде.

 

Поделиться: