Китап сөючеләр сәламәт яшәү рәвеше хакында әңгәмә корды (18+)

8 сентябрь көнне Театр паркында 1 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Көр сәламәтлеккә юл ярып» дип исемләнгән викторина үткәрде.

Паркта ял итүчеләргә сәламәт тормыш рәвешенә кагылышлы сорауларга җавап бирергә тәкъдим ителде. Әңгәмәдәшләр сәламәтлекне һәм уңай эмоциональ халәтне саклауда үз тәҗрибәләре белән уртаклашты. Уздырылган викторина көн тәртибе, гимнастика, дару үләннәре, чыныгу һ.б.лар турында искә төшерде. Чарада катнашучылар сәламәт тормыш рәвеше турындагы әдәбияттан торган «Сәламәтлек кайда, мин шунда, без сәламәтлек белән дуслар!» күргәзмәсе материаллары белән танышты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: