«Туган як буенча сәяхәт» викторинасы һәм китап күргәзмәсенә күзәтү (12+)

14 октябрьдә, ТАССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү чараларын тормышка ашыру кысаларында, 8 нче санлы балалар китапханәсе «Буревестник» яшүсмерләр һәм яшьләр клубы белән берлектә, «Туган як буенча сәяхәт» дип аталган викторина һәм китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.

Чара барышында балалар Татарстанның төп тарихи үсеш баскычлары, республиканың геральдика мирасы, танылган кешеләр, милли киемнәр һәм Татарстанда уздырылучы бәйрәмнәр турында үз белемнәрен тулыландырды. Яшь китап укучылар танып белү викторинасында актив катнашты. Барысы да биремнәрне җиңеллек белән үтәп чыкты, шул ук вакытта бик күп уңай тәэсирләр алды.

Поделиться: