Есенин иҗатына багышланган шигъри сәгать (12+)

13 октябрь көнне 24 нче санлы китапханә хезмәткәрләре педагогия көллияте студентлары өчен Сергей Есенин иҗаты буенча шигъри сәгать уздырды.

Укучылар шагыйрьнең тормыш юлыннан күпләр өчен билгесез булган фактлар һәм әсәрләренең туу тарихы белән танышты. Есенин шигырьләре кабатланмас аһәңле, ихлас хисләр һәм мәхәббәт белән тулы. Алар һәр чорда актуаль, бүгенге көндә дә укучыларны дулкынланырга мәҗбүр итә һәм үзенә җәлеп итә. Студентлар Сергей Александровичның күпләр яратып укый торган «Гой ты, Русь, моя родная…», «Шаганэ ты моя, Шаганэ!», «Не жалею, не зову, не плачу…», «Мне осталась одна забава…» шигырьләрен яттан укыды.

Чара чын шигърият бәйрәменә әверелде.

Поделиться: