«Газиз туган телем» викторинасы (16+)
21
Февраль 2020
Җомга
21 февраль көнне 1 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Изгелек» тернәкләндерү үзәге реабилитантлары өчен «Газиз туган телем» викторинасы үткәрде. Китапханәче белән әңгәмәдән чарага килүчеләр илебездәге телләрнең күптөрлелеге турында белде. Шуннан соң барысы да викторинада катнашып, туган телне ни дәрәҗәдә яхшы белүләрен сынап карады. Алар мәкаль-әйтемнәр турындагы сорауларга җавап бирде, табышмаклар чиште, шулай ук икеюллыклар рифмалаштырды, Ф. Яруллин, Р. Вәлиев, Р. Гамзатов, А. Пушкин һ.б.ларның шигырьләрен укыды. Чараны йомгаклап, туган тел ул – һәр халыкның байлыгы, аңа сакчыл һәм хөрмәт белән карарга кирәк, дигән нәтиҗә ясалды.
|