«Интернет кулланучылар өчен файдалы киңәшләр» Интернет көне (6+)

Куркынычсыз Рунет – 2020 атналыгының соңгы көнендә Үзәк балалар китапханәсендә «Интернет кулланучылар өчен файдалы киңәшләр» дип исемләнгән Интернет көне узды. Китапханәнең һәр бүлеге үз укучылары өчен интернет челтәрендә үз-үзеңне дөрес тоту турында файдалы мәгълүмат әзерләде.

цдб рунет (4)
цдб рунет (2)
цдб рунет (3)
цдб рунет

Кече яшьтәге мәктәп балалары «Рунет планетасында» дигән куркынычсызлык дәресендә булды. Алар интернетны куллану кагыйдәләре һәм киңәшләр белән танышты. Укучылар белән алып баручы арасында җанлы әңгәмәгә әйләнгән әлеге чарада бик күп мәсьәләләр буенча фикер алыштылар һәм файдалы мәгълүматлар алдылар. Өлкәннәр абонементы укучылары, «Сез интернет белән танышмы?» викторинасы сорауларына җавап биреп, үз белемнәрен сынап карады. Уку залына килгән барлык яшь китап сөючеләр көн дәвамында Интернет һәм компьютерны дөрес куллану турында «Фиксики» мультфильмы серияләрен карый алды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: