«Үз кулларыгыз белән ясалган Яңа ел бүләкләре» видеокүзәтү (6+)
22
Декабрь 2020
Сишәмбе
Шәһәр Үзәк китапханәсенең сәнгать бүлеге сезнең игътибарыгызга яңа ел тематикасына багышланган мастер-классларга видеокүзәтү әзерләде. Рәссам-бизәүче Әмирова Наталья Владимировна бүлмә бизәү өчен төрле әйберләр ясау үрнәкләре тәкъдим итә. Һәр эшнең башкарылу барышы җентекләп аңлатыла. Сез матур бизәгечләр ясарга өйрәнү белән бергә, үз иҗат эшегездән яхшы тәэсирләр дә алырсыз. Үз вакытыгызны безнең мастер-классларда файдалы итеп уздырыгыз! |