А. И. Куприн иҗаты буенча «Вакыт тәгәрмәче» дип аталган видеокүзәтү (12+) (+ВИДЕО)

Шәһәр Үзәк китапханәсенең Балалар һәм яшүсмерләр бүлеге сезнең игътибарга А. И. Куприн иҗаты буенча «Вакыт тәгәрмәче» дип аталган видеокүзәтү тәкъдим итә.

7 сентябрь көнне язучы, тәрҗемәче Александр Иванович Купринның тууына 150 ел тулды. Александр Куприн катлаулы тормыш юлы үтә, вакыт тәгәрмәче аны аямый, язучының язмышында гаҗәеп рәвештә шатлыклы һәм фаҗигале вакыйгалар, казанышлар һәм шул ук вакытта күңел кайту, төшенкелеккә бирелүләр үрелеп бара, болар барысы да аның әсәрләрендә чагылыш таба. Куприн ватаныбыз әдәбиятының иң үзенчәлекле язучыларының берсенә әйләнә. Аның әсәрләре Россиянең чынбарлыгын күрсәтә, иҗтимагый тормышның бөтен кимчелекле якларын ачып сала. Шуңа да карамастан, барлык әсәрләре дә наз һәм юксыну, үз иле өчен яхшырак тормыш турында хыяллану белән сугарылган. Александр Иванович үзеннән соң бик бай иҗади мирас калдырган. Аның әсәрләре бүгенге көндә дә яратып укыла һәм әле тагын озак еллар яңа буын укучыларның йөрәгендә урын алуын дәвам итәр.

Поделиться: