«ҮКС» МБУ Россия дәүләт балалар китапханәсе видеоконференциясендә катнашты (18+)

12 февраль көнне Куркынычсыз Рунет атналыгы кысаларында «ҮКС» МБУ китапханәчеләре, читтән торып, «Не Допусти» Куркынычсыз Интернет үзәге белән берлектә Россия дәүләт балалар китапханәсе тарафыннан ел саен уздырыла торган Интернетта балалар куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча бөтенроссия видеоконференциясенә кушылды. «Бергә гаилә Интернеты өчен: китапханәләрнең роле һәм мөмкинлекләре» видеоконференциясе Куркынычсыз Рунет атналыгының (11-18 февраль) мөһим чарасына әверелде. 

IMG_7301
IMG_7303
IMG_7297 2
конференция 2

Китапханәчеләр туры эфирда әйдәп баручы медиа һәм мәгълүмати белем тикшеренүчеләре, балаларның мәгълүмат белән үзара бәйләнеше мәсьәләләре буенча белгечләр, шулай ук регионнарда балачакның мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча үз проектларын эшләүче китапханә берлеге вәкилләренең чыгышларын тыңлады. «.RU». милли доменының 25 еллыгына багышланган «Интернет барыбыз өчен дә» документаль фильмы каралды.

Видеоконференция нәтиҗәләре буенча, чарада катнашучылар Интернетны куркынычсыз куллану, куркынычсыз Интернет үсешендә китапханәләрнең мөмкинлекләре, Интернет, китапханәләр һәм гаиләләрнең үзара мөнәсәбәте ноктасы мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Видеоконференция эшендә 30 кеше катнашты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: