«Яраткан китаплар битеннән бронза һәм гранитка» Видеоэкскурсия (12+)
13 гыйнварда Үзәк балалар китапханәсенең урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Яраткан китаплар битеннән бронза һәм гранитка» исемле видеоэкскурсия үткәрелде. Чарада балалар ниндидер бер серле көчкә ия, безне еларга яисә көләргә, сокланырга яки борчылырга, тормыштагы катлаулы хәлләр турында уйланырга мәҗбүр итүче әдәби геройларга һәйкәлләр кую традициясе турында белде. Әлеге геройлар хөрмәт казанып, металл һәм таш, гранит һәм бронзада мәңгеләштерелә. Балалар бу һәйкәлләр урнашкан төрле илләр буенча мавыктыргыч экскурсиядә булды. Аларның игътибарына геройлар хөрмәтенә куелган һәйкәлләр, аларның әдәби нигезе, монумент урнаштырылган урын, сынчының фамилиясе турындагы кызыклы мәгълүматлар тәкъдим ителде. Укучылар шулай ук бер үк әдәби геройга төрле илләр һәм шәһәрләрдә берничә һәйкәл куелуы турында да белде. |