«Андрей Сахаров – дөнья намусы» Видеосәгать(18+)

20 май көнне 1 нче санлы китапханә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә дәваланучылар өчен галим, академик А.Д.Сахаровның 98 еллыгына багышланган видеосәгать үткәрде.

Чарада катнашучылар галимнең бай тормыш юлыннан иң кызыклы эпизодлар белән танышты.

А.Д. Сахаров – бөек совет физигы, академик. Ул үзенең фәнни хезмәтләре, иҗтимагый һәм сәяси эшчәнлеге белән танылган.  1975 елда дөньяның Нобель премиясенә лаек була.

Чара фото һәм документлар ярдәмендә әзерләнгән «Академик А.Д.Сахаровның тормышы һәм язмышы» исемле мультимедиалы презентация белән үрелеп барды, шулай ук академикның чыгышларыннан кадрлар тәкъдим ителде.

Әңгәмә азагында Булат Окуджава сүзләренә язылган «Памяти Андрея Сахарова» («Когда начинается речь, что пропала духовность…») җыры яңгырады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: