«Әхлаклылык – рухи саулык» темасы буенча «Неокитап» VI республика фәнни-гамәли конференциясе (12+)

Татарстан Республикасы мәгариф үсеше институты укуга мотивацияне формалаштыру һәм үстерү, шулай ук Татарстан Республикасы укучылары арасында заманча әдәбиятны популярлаштыру кебек актуаль мәсьәләләргә багышланган «Неокитап» VI республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлау турында игълан итә. 
Конференциянең максаты – яшь буынның укуга кызыксынуын активлаштыру, белем алучыларның да, шулай ук уку һәм өйрәнү өлкәсендә гомуми белем бирү учреждениеләре педагогларының да иҗади, танып белү һәм интеллектуаль инициативасын фәнни-тикшеренү, шул исәптән проект эшчәнлеге ярдәмендә заманча әдәбиятка җәлеп итү юлы белән актуальләштерү.

Конференциядә  гомуми белем бирү оешмаларының һәм өстәмә белем бирү оешмаларының 5-11 нче сыйныф укучылары, шулай ук педагоглар  (гомуми башлангыч, гомуми төп һәм гомуми урта, өстәмә һәм һөнәри белем бирү укытучылары, мәгариф бүлекләре методистлары, китапханәчеләр, мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләре, сыйныф җитәкчеләре, педагогик югары һәм урта һөнәри уку йортлары студентлары), Конференция эше юнәлешләре буенча материаллар әзерләгән гаиләләр катнаша ала. 

Конференция эшенең юнәлешләре
Конференциягә «Әхлаклылык – рухи саулык» темасы буенча (рухи-әхлакый һәм гаилә кыйммәтләре, гражданлык һәм патриотлык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, ярдәмчеллек, кешелеклелек, толерантлык, тормышка уңай караш һ.б. турында)  фәнни-тикшеренү, проект һәм иҗат эшләре, проза һәм шигъри әсәрләр һ.б. кабул ителә.
Конференциянең эш юнәлешләре (секцияләр):
Хәзерге заман авторларының һәм/яки заманча (2000 елдан башлап) китап анонслары (фәнни-тикшеренү, иҗат эшләре, буклет, скрайбинг, менталь карталар, интерактив презентацияләри, лэпбук, белем бирү квесты һ.б.). Катнашучыларның категориләре: 1) укучылар; 2) педагогик хезмәткәрләр, китапханәчеләр, педагогик вуз һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары.
Конференция темасына туры килүче китапнамә яки кыска метражлы фильм. Катнашучыларның категориләре: 1) укучылар; 2) педагогик хезмәткәрләр, китапханәчеләр, педагогик вуз һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары.
Китап белән виртуаль эш формасы (флешбук, web-квест, виртуаль укучы көндәлеге, виртуаль викторина, виртуаль күргәзмә, виртуаль бәйге, виртуаль экскурсия, Россия Федерациясендә тыелмаган социаль челтәрләрдә видеоролик). Катнашучыларның категорияләре: 1) укучылар; 2) педагогик хезмәткәрләр, китапханәчеләр, педагогик вуз һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары.

Россия Федерациясендә Гаилә елы кысаларында «Бәхетегезне яратыгыз һәм кадерен белегез – ул гаиләдә туа» темасына заманча әдәбият (2000 елдан башлап) буенча проектлар. Катнашучыларның категориләре: 1) укучылар; 2) педагогик хезмәткәрләр, китапханәчеләр, педагогик вуз һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары 3)  педагогик хезмәткәр җитәкчелегендә гаиләләр.
Заманча әдәбиятка (2000 елдан башлап) фикерләр һәм рецензияләр бәйгесе. Катнашучыларның категориләре: 1) укучылар; 2) педагогик вуз һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары.
«Мин – автор»: «Әхлаклылык – рухи саулык», «Россия Федерациясендә Гаилә елы», «Татарстан Республикасында Фән һәм технологияләр үсеше елы» темаларына проза һәм шигъри әсәрләр авторлары бәйгесе. Катнашучыларның категорияләре: 1) укучылар; 2) педагогик хезмәткәрләр, китапханәчеләр, педагогик вуз һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары.

Гаризалар 2024 елның 31 мартына кадәр (кертеп) кабул ителә. 

Бәйгенең сайлау турында катнашу өчен, гариза һәм бәйге эшен электрон рәвештә 2024 елның 31 мартына кадәр Конференциянең Нигезләмәсендә бирелгән форма һәм таләпләргә ярашлы итеп neokniga2024@mail.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.

Тулырак мәгълүматны түбәндәге оештыручылардан алырга мөмкин:
Хазиева Елена Васильевна (ТР ББҮИ китапханә-мәгълүмат белән тәэмин итү секторы мөдире),
тел.236-56-33, 8-927-412-87-67, ibcirort@mail.ru
Сайфиева Ольга Валентиновна (ТР ББҮИ китапханә-мәгълүмат белән тәэмин итү секторы белгече),
тел. 236-56-33, 8-986-908-21-04, ibcirort@mail.ru
Сарбаева Наталья Павловна (Татарстан Республикасының Югары Ослан районы Куралово урта мәктәбенең оус теле һәм әдәбияты укытучысы)
 тел.8-929-720-02-60

Конференциянең Нигезләмәсе

Поделиться: