«Якты тормыш» күргәзмәсе (0+)

Шәһәр үзәк китапханәсенең Кече картиналар галереясында Амалия Сабанованың беренче күргәзмәсе ачылды. Үзенең талантлы шәкертен котларга Россия һәм Татарстан Республикасы рәссамнар берлекләре әгъзасы Виктория Егорова килгән иде. Амалия рәсем сюжетларын ничек уйлап табуы, фантазиясе турында сөйләде. Күргәзмә ачылуга Амалиянең күп кенә дуслары, якыннары килде. Яшь рәссам иптәшләре өчен экскурсия уздырды, балалар һәр рәсем буенча фикерләрен белдерде. 

Күргәзмә 26 июльгә кадәр эшләячәк. Рәхим итегез.

 

Поделиться: