«Татарстан – чәчәк атучы төбәк» вернисажы (0+)

Шәһәр үзәк китапханәсенең сәнгать бүлеге 27 август көнне 14.00 сәгатьтә Халыкара педагог-рәссамнар берлеге әгъзасы Флера Чернованың күргәзмәсе ачылу тантанасына чакыра. 
Флера Камил кызы «Рәсем сәнгате һәм сызым» белгечлеге буенча Чаллы дәүләт педагогия институтын тәмамлый, 20 елдан артык 1 нче санлы балалар сәнгать мәктәбендә укыта. Төрле бәйгеләрдә, күргәзмәләрдә һәм мастер-классларда актив катнаша. 
Күргәзмәдә укытучы үзенең «Татарстан Республикасы көненә» багышланган картиналарын, һәм шулай ук үз шәкертләренең сәнгать эшләрен тәкъдим итә. Эшләр төрле техникаларда башкарылган. 
Ачылу тантанасына чакырабыз. Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26

Поделиться: