«Әниләр рәсем ясый» күргәзмәсе (0+)

Шәһәр үзәк китапханәсенең Кече картиналар галереясында 25 ноябрь көнне «ПРОФИ» Арт-студиясенең төркемле сәнгать күргәзмәсе ачылу тантанасы узды. Алабуганың унҗиде хатын-кыз рәссамы үз иҗатларын – төрле техникаларда башкарылган алтмыш картинаны тәкъдим итте. Студия җитәкчесе Шилина Елена үзенең талантлы шәкертләре турында сөйләде. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте укытучысы Марина Симонова күргәзмә ачылу белән котлады, ул катнашучыларның осталыгына һәм эшләренең башкарылу дәрәҗәсенә югары бәя бирде. 

вптрпвт
мамы 1
мамы 2
мамы 3
мамы 4

Владимир Высоцкий исемендәге автор җырлары клубы әгъзасы Гөлшат Зәкиева һәм «Аккош» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзасы Роза Гобәйдуллинаның музыкаль чыгышлары вернисажны тагын да бизәде. Әниләр турында дулкынландыргыч җырлар һәм шигырьләр яңгырады. 
15 декабрьгә кадәр экспозициядә көтеп калабыз.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: